Сентябрьдә KAZAN DIGITAL WEEK – 2025 узачак

2025 елның 24 июне, сишәмбе

2025 елның 17-19 сентябрендә Казанда узачак KAZAN DIGITAL WEEK – 2025 Халыкара форумында катнашырга чакырабыз. Форум пленар утырышлардан, эш сессияләреннән, түгәрәк өстәлләрдән, мастер-класслардан, техник визитлардан, өр-яңа цифрлы эшләнмәләр күргәзмәләреннән, Хакатоннардан һәм «Kazan Digital Legends»питч-сессияләреннән торган бай эшлекле программаны үз эченә ала.

Форумның төп тематик юнәлешләре арасында:

Интеллектуаль транспорт системалары

Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр

Цифрлы индустрия 4.0

Мәгарифтә цифрлы технологияләр

Мәдәнияттә цифрлы технологияләр

Яңа заманның киберкуркынычсызлыгы

Финтех экосистемасы

Бизнеста инновацияләр

Сәламәтлек саклауда һәм медицинада цифрлы технологияләр

Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр

«Мәдәнияттә цифрлы технологияләр " - мәдәният өлкәсендәге юнәлеш, Аның секцияләре мәдәни кыйммәтләрне булдыруга, алга җибәрүгә һәм саклауга юнәлдерелгән цифрлы технологияләрне эшләү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче затларга юнәлдерелгән.

Форум кысаларында катнашучылар ясалма интеллектның мәдәният өлкәсендә интеллектуаль милекне булдыруга, таратуга һәм яклауга йогынтысы, музей практикасына цифрлы чишелешләрне кертү тәҗрибәсе, виртуаль чынбарлыкның мода һәм дизайн индустриясенә йогынтысы, яи ярдәмендә кино җитештерүне трансформацияләү ысуллары мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

Спикерларны теркәү 2025 елның 10 августына кадәр ачык, катнашучыларны теркәү 2025 елның 14 сентябрендә тәмамлана, ә күргәзмәдә, хакатон-ярышларда һәм вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларга чараларда уңайлы катнашу өчен урыннарны алдан язу һәм өстәмә броньлау мөмкинлеге бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International