«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале кысаларында Халыкара кинопроектлар питчингына гаризалар кабул ителә

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале кысаларында узачак Халыкара кинопроектлар питчингына гаризалар кабул итү башлана. Питчинг алтынчы тапкыр уздырыла һәм яңа кинематографик проектларга ярдәм итү һәм аларны алга җибәрү өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Питчинг-ул эксперт советы каршында кинопроектларны ачыктан-ачык презентацияләү һәм яклау. 

Гариза бирү өчен сайтта анкета тутырырга кирәк https://kazan-mfmk.com/pitch/ һәр заявкада бер проект булырга тиеш.

Гаризалар бирү сроклары: 2025 елның 1 августына кадәр (шул исәптән, Мәскәү вакыты белән 23:59 га кадәр).

Категорияләр: «Тулы метражлы уен киносы» категориясендә инглиз һәм рус телләрендә заявкалар һәм сценарийлар, тулы метражлы уен фильмнарының синопсислары һәм сценарийлары кабул ителә.

Мәҗбүри шарт: проект Татарстан Республикасы белән копродукциядә булырга тиеш.

Гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң кимендә 10 проекттан торган шорт-бит төзеләчәк. Шорт-листка узган катнашучылар презентацияләрне 2025 елның 20 августына кадәр җибәрергә тиеш.проектларны халык алдында яклау кинофестиваль уздыру чорында (2025 елның 5-9 сентябре) булачак.

Питчинг җиңүчесе 500 мең сум күләмендә приз алачак. Шулай ук проектларны продюсерлык итү, аларны тормышка ашыруның төрле этапларында ярдәм итү, кино җитештерү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләргә бушлай бирү яки ташламалар кебек өстәмә мөмкинлекләр дә каралган.

Питчинг уздыру турындагы нигезләмә белән кинофестивальнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Сезне питчингта катнашырга һәм зур кинематографик вакыйганың бер өлеше булырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International