«Алтын мөнбәр»XXI Казан халыкара кинофестиваленең шорт-бите төзелде

2025 елның 17 июне, сишәмбе

5 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында узачак форумның конкурс программасына 50 фильм керде.

Быел оештыру комитетына 67 илдән барлыгы 845 гариза килгән.

Сайлап алу комиссиясе конкурс программасын формалаштырды, анда Россия, Беларусь, Һиндстан, Кытай, Иран, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Төркия, Гыйрак, Сирия, Мисыр, Марокко, Согуд Гарәбстаны, Кения, Черногория, Тунис, Малайзия, Бангладеш, Германия, Франция, Нидерланд, Греция фильмнары кергән.

Фестивальнең оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы-Россия Мөфтиләр шурасы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты.

Шорт-бит белән монда танышырга була: https://kazan-mfmk.com/news/news/konkursnaya-programma-xxi-kazanskogo-mezhdunarodnogo-kinofestivalya-altyn-minbar/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International