Бүген Казанда «Башмагым» музыкаль комедиясе белән «Нәүрүз» халыкара театр фестивале ачыла. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев фестивальне театр бәйрәме, халыклар бәйрәме дип саный.
«Фестивальне «Башмагым» спектакле белән ачу – уртак карарыбыз. Чөнки фестиваль ул – бәйрәм. Ә бу спектакль бәйрәм кебек – анда тере музыка яңгырый, артистларыбыз үзләре җырлый. Спектакльнең Казан тарихы белән бәйле һәм этник мизгелләре дә бар. Фестивальне шундый якты, төсле спектакль белән ачасы килә», диде ул фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.
«Нәүрүз» фестивале театр җәмәгатьчелеге һәм гомумән республика өчен зур вакыйга. Бу тиңдәше булмаган уникаль фестиваль. Хәзер инде ул милли театрлар бәйрәме булып үсеп җитте», дип дәвам итте ул.
«Нәүрүз» белән бергә Казанда XI Халыкара театр олимпиадасы да үткәрелә.
Фәрит Бикчәнтәев фестиваль кысаларында ике коллаборация булуына басым ясады. «Берсе – башкорт һәм мари театрларының уртак проекты – алар бергәләп «Дядя Ваня»ны куйдылар. Икенчесе Мәскәүдә үтүче халыкара Чехов фестивале белән бәйле. Әлеге фестивальгә режиссер Алехандро Гонсалес Бразилиядә куйган «Кроткая» спектаклен алып килә. Без үзара килешеп әлеге фестиваль спектаклен монда китерүне дә оештырдык», диде ул.
Фестиваль бүген Камал театрының тарихи бинасыннан яңа бинага театраль йөреш белән башланып китә. Фестиваль кунаклары Кабан күле буйлап оркестр белән бергә яңа бинага барачак. Башлана – 17.00