12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Казанда Халыклар дуслыгы традицион парады узачак. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе оештыра.
Дуслык Парады Казан Кремленең Спас манарасыннан 11:00 сәгатьтә старт ала. Анда яшьләр һәм студентлар иҗтимагый берләшмәләре, Татарстан Республикасының милли-мәдәни автономияләре лидерлары һәм активистлары, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, югары уку йортлары вәкилләре катнашачак.
Чара Татарстанның күпмилләтле яшьләренең үзара хезмәттәшлеге, мәдәниятләр диалогы һәм күршелек аша дуслыгын һәм бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән.
Парадта катнашучыларны җыю башлана – 10:00 сәгатьтә Кремльнең эчке ягыннан Спас манарасы янында.
Быел беренче мәртәбә Халыклар дуслыгы парады республиканың Спас, Әлмәт, Түбән Кама, Нурлат, Менделеевск һәм Чүпрәле муниципаль районнарында да узачак.
Чара партнерлары: Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.