Түбән Новгородта «ГИТИСFEST. Театраль Идел Буе 2025» узды

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасыннан фестивальнең ябылу тантанасында «Апуш» балалар татар театр студиясе тәрбияләнүчеләре катнашты, алар «Театральное Приволжье»балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезонында җиңү яуладылар.

Түбән Новгород ТЮЗында «ГИТИСFest. Театральное Приволжье 2025», ул 25 майдан 1 июньгә кадәр Идел буйлап теплоходта сәяхәт форматында узды. Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Фестивальдә ГИТИС студентлары һәм укытучылары, Шанхай театр академиясе һәм Токтоболот Абдумомунов исемендәге кыргыз Милли академия драма театры каршындагы театр училищесы студентлары, шулай ук «Театральное Приволжье»фестивале лауреатлары катнашты.

Фестивальнең сигез көнендә спектакльләрнең унике эскизы булдырылды. Катнашучылар алар өстендә ГИТИСны тәмамлаган режиссерлар һәм студентлар белән бергә эшләделәр. ТЮЗ сәхнәсендә иң яхшы биш эскиз күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International