2025 елның 6-8 июнендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы мәйданчыкларында «Татарстан хатын-кызлары» ТИО инициативасы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Россия хатын-кызлар берлегенең «ил төбәкләрендәге мәдәният Илчеләренең иҗтимагый эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе буларак Россия халыкларының традицион мәдәни кыйммәтләрен һәм милли тәңгәллеген саклау»стратегик сессиясе узачак.
Сессиядә Россия хатын-кызлар берлегенең Идел буе федераль округының 9 төбәгеннән: Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Киров, Самара, Ульяновск, Оренбург, Пенза өлкәләреннән мәдәният илчеләре катнашачак.
Максаты Россия халыкларының мәдәни мирасын, традицион гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү.
Шундый докладлар яңгыраячак:
- сәнгать кәсепләре традицияләрен үстерү һәм җыр культурасын саклап калу;
- балалар һәм яшьләр белән эшләү;
- тарихи хәтерне һәм мәдәниятне саклауга;
- декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге өлкәсендә кадрлар әзерләү.
Сессия программасын Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының эш формаларын, гамәли эшчәнлек тәҗрибәсен өйрәнү һәм Менделеевск шәһәрендә «Сабантуй» бәйрәмендә булганда татар халкының милли традицияләре, матди һәм матди булмаган мәдәнияте белән танышу тулыландыра.