Казан Кремлендә сукыр һәм начар күрүче балалар өчен «җәйге музей лагере» мәдәни-мәгариф проекты ачылды. Смена кысаларында 7,5-11 яшьлек балалар Казан Кремленең музейлары һәм күргәзмә заллары белән танышачак, мастер-классларда катнашачак, үзләрен перформатив практикада сынап караячак.
Лагерь сменасы көннәре билгеле бер темаларга багышлана: «тарих», «традицияләр», «фән», «сәнгать», «һөнәрчелек». Соңгы көнне катнашучылар әти-әниләре һәм волонтерлары белән музей пикнигына барачаклар, анда узган сменадан алган тәэсирләре белән уртаклашачаклар.
Проект «СИБУР» компаниясенең «яхшы эшләр формуласы»социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.