2025 елдан «Пушкин картасы» федераль программасы «Гаилә» милли проектының «гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы»федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проектны гамәлгә ашыру вакыты-2030 елга кадәр.
Хәзерге вакытта Пушкин картасында Татарстан Республикасының 405 мәдәният оешмасы катнаша. 2025 елның 4 аенда Татарстан Республикасында Пушкин картасы буенча 227,0 млн сумлык 499 меңнән артык билет сатылган.
Татарстан Республикасы I кварталда сатылган билетлар саны буенча Мәскәүдән кала 2 нче урында, кергән акчалар күләме буенча Россия төбәкләре арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала 3 нче урында тора. Дүртлекне Башкортстан Республикасы йомгаклый.
«Пушкин картасын " чыгаручылар саны буенча Татарстан шулай ук 4 нче урында тора (333 800 катнашучы), Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Краснодар краеннан кала.
Катнашучылар өлеше буенча Татарстан 2 урында (92,39 %), безне Санкт-Петербург (123,59%) узып китә, безне Мәскәү (89,07%) куып җитә.