Халыкара балаларны яклау көнендә, 1 июньдә, «Бәхетле балачак» XXXV традицион фестивале кысаларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Бәхетле балачак»гала-концерты була.
Концертта Россиянең атказанган халык иҗаты коллективы «Бәхетле балачак» үрнәк хореография ансамбле һәм «Кристалл»халык бию халык яшьләр ансамбле катнаша.
Концерт программасында татар һәм рус халык биюләре, дөнья халыклары биюләре, рус балетының тылсымы, яшь биючеләр башкаруында заманча хореографик композицияләр бар.
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе-РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ишкузина Светлана Владимировна.