Түбән Новгородта «ГИТИСFEST.Театраль Идел Буе 2025". Идел буйлап теплоходта театр круизында «Апуш» балалар татар театр студиясе тәрбияләнүчеләре катнаша, алар «Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезонында Идел буе федераль округының барлык төбәкләре арасында Округ этабында җиңү яулаганнар.
7 көн дәвамында яшь театрчылар ГИТИСны тәмамлаган педагоглар һәм режиссерлар белән теплоход туктаган 5 шәһәрдә-Самара, Саратов, Казан, Чабаксар, Түбән Новгородта күрсәтеләчәк эскиз постановкаларын әзерләү өстендә эшләячәк.
Быел фестивальнең темасы-Антон Павлович Чехов иҗаты. Бөек рус классигының 165 еллык юбилее белем бирү программаларының, иҗади экспериментларның һәм театр куелышларының нигезе булачак.
Эскизларның төп тематикасы - Бөек рус елгасы Идел һәм рус театры классикасы.
Быел фестиваль Кытай һәм Кыргызстан студент-актерларын, «Идел буе театраль» округ проекты лауреатларын, ГИТИСны тәмамлаучыларны, студентларны, педагогларны һәм Идел буе федераль округының профильле театр мәктәпләре актер-студентларын берләштереп, халыкара статуска ия булды. Проектта шулай ук Шанхай театр мәктәбе һәм Кыргыз Милли академия драма театры каршындагы театр училищесы катнашачак. Т.Абдумомунова.
Теплоход тукталышларының берсе итеп Казан шәһәре дә сайланган, күрсәтү 30 майда иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча «Созвездие-Йолдызлык»республика үзәгендә узачак.