2 июньдә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Нәҗип Җиһановның легендар «Җәлил» операсын тәкъдим итә. Ватанны саклаучылар елына, Җиңүнең 80 еллыгына һәм Казан консерваториясенең юбилеена багышланган бу вакыйга күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһановны искә алу көнендә узачак (Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә вафат булды).
Әхмәт Фәйзи либреттосына иҗат ителгән «Җәлил» операсы Бөек Ватан сугышы елларында батырлык һәм ныклык гәүдәләнешенә әверелгән күренекле татар шагыйре Муса Җәлил тормышына һәм үлемсез батырлыгына багышлана. Аның исеме тарихка сыгылмас ихтыяр һәм Ватанга тугрылык символы буларак мәңгегә язылган.
Операның премьерасы Казан консерваториясе куелышында 2025 елның 15 апрелендә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында булды һәм тантаналы рәвештә «Казан консерваториясе – Җиңү яшьтәше»фестивален ачты. Спектакль Казан тамашачысында зур кызыксыну уятты: зал тулы иде.
Башкаручылар-Казан консерваториясе студентлары һәм укытучылары: солистлар, Опера студиясе хоры (мөдире Әлфия Җаппарова), консерватория студентлары хоры (сәнгать җитәкчесе Юрий Карпов), консерватория каршындагы урта махсус музыка мәктәбе хоры (җитәкчесе Светлана Устюгова) һәм Ринат Халитов җитәкчелегендәге Казан консерваториясе симфоник оркестры.
Спектакль Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев инициативасы һәм ярдәме белән куелды