Казандагы Архангельск зиратында хәрби каберлекләр тәртипкә китерелде

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Дуслык Йорты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе хезмәткәрләре 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы вәкиле белән берлектә, Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Казан шәһәренең Архангельск зиратындагы хәрби каберлекләрне тәртипкә китерделәр.

Акциядә катнашучылар үзләре белән 12 капчык ком һәм кирәкле инвентарь алып килделәр, чүп-чарны җыештырдылар, чүп үләннәрен утадылар, мемориаль плитәләрне һәм киртәләрне чистарттылар, каберлекләрнең өслеген ком белән тигезләделәр.

Барлыгы Казан госпитальләрендә каты яраланып үлгән исемсез сугышчылар күмелгән туганнар кабер базы тәртипкә китерелде.

Каберләр Төп хәрби мемориалдан читтә, зиратның түрендә урнашкан.

Акциядә катнаштылар:
Амриддин Камолов-Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры урынбасары;
Кирилл Башаров-Дуслык Йортының мәгълүмат үзәге мөдире;
Рамил Азимов – Дуслык Йортының музей-күргәзмә эшчәнлеге бүлеге мөдире;
Иван Гаврилов-Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитетының оештыру бүлеге башлыгы;
Гаяз Әхмәтшин-ТФА Советы башкарма комитетының оештыру бүлеге белгече;
Роман Тургенев-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының кече фәнни хезмәткәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International