Дирижер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Ибраһим улы Үтәй вафат булды

2025 елның 3 мае, шимбә

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

2025 елның 2 маенда 82 яшендә Үтәй Рөстәм Ибраһимович, дирижер, скрипкачы, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе вафат булды.

Р. И. Үтәй 1943 елның 14 декабрендә туа. 1962 елда Казан музыка училищесын тәмамлап, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка музыка мәктәбендә укыта. 1965 елда Казанга күчеп килә һәм 15нче мәктәптә скрипка классы буенча укыта. 1966 елдан 1976 елга кадәр Татар филармониясендә симфоник оркестр артисты булып эшли.

1973 елда Казан дәүләт консерваториясен скрипка белгечлеге буенча тәмамлый, 1977 елда шул ук югары уку йортында икенче белгечлек ала – опера-симфоник дирижерлык. Ике ел Шкетан исемендәге Мари драма театры оркестрына дирижерлык итә. 1978-1983 елларда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында дирижер булып эшли. 1983 елдан Казан музыка училищесында укыта. Аның инициативасы белән 1990 елның 4 октябрендә сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рөстәм Үтәй җитәкчелегендә «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе оркестры оештырыла. 2005 елда оркестр филармония оркестрына әверелә һәм 2010 елга кадәр Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге Дәүләт эстрада-симфоник оркестры буларак эшли. Оркестр күп кенә композиторлар өчен үзенчәлекле иҗади лабораториягә әверелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рөстәм Ибраһимович Үтәйнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм кайтарып булмаслык югалту ачысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International