Халык үзешчән коллективлары сәяхәткә чыгып китте

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдә Татарстан халык үзешчән коллективлары  Республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап сәяхәткә чыгып китте.  Алар республиканың 46 авылында чыгыш ясаячаклар. Бу авылларда 2012 елда «Авыл клубы» программасы буенча яңа күпфункцияле мәдәният үзәкләре ачылган иде.  

Сәяхәт графигында билгеле бер районның билгеле бер яңа клубында шушы районның бер үз халык коллективы һәм башка районнан бер коллектив чыгыш ясаячак. 

Барлыгы бу чарада «халык  коллективы» исемен йөрткән  98 фольклор, хореография, вокал, вокал-инструменталь  ансамбль, ветераннар хорлары, җыр һәм бию  ансамбльләре катнашачак (2300 дән артык кеше).

Белешмә

Әлеге чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйды, оештыручылары – Традицион мәдәниятне үстерү республика  үзәге, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәдәният идарәләре (бүлекләре).

Мондый үзенчәлекле турның максаты – авыл мәдәни-ял итү үзәкләренең эшчәнлеген активлаштыру, үзешчән коллективларга талант ияләрен тарту, халык иҗатына этәргеч бирү, авыл халкының мәдәни тормышын җанландыру.

 12 ноябрьдә Минзәлә муниципаль районының Тауасты Тәкермән авылында әлеге районның Мәдәният йорты җыр һәм бию ансамбле һәм Актаныш районының «Мизгел» балалар бию коллективы концерт бирде.  Халык үзешчән коллективларының республика буйлап сәяхәте 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International