5 майда 15.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсенең конференц-залында "Герой йөрәгендә Ватан" яшь рәссамнар күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылачак. Эш авторларының һәрберсе - бөтенроссия күргәзмәләрендә катнашучы яки сәнгать конкурсларында җиңүче, шул исәптән хәрби-патриотик конкурсларда җиңүче.
Экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилее алдыннан ачыла һәм Россия Геройларының, МХОның чын катнашучыларының, шул исәптән якташларыбызның да портретларын һәм скульптуралы композицияләрен тәкъдим итә.
16.00 сәгатьтә (күргәзмәне рәсми ачудан соң) китапханәнең конференц-залында МХО сугышчысы белән очрашу узачак. Ул махсус хәрби операциядә катнашу тәҗрибәсе, Россия солдатларының батырлыгы турында сөйләячәк һәм укучылар сорауларына җавап бирәчәк.
Проектның рәссамнары:
Барановская Мария Станиславовна
Козлова Ксения Андреевна
Черемных Ксения Вадимовна
Фролов Юрий Геннадьевич
Рыжакова Валерия Сергеевна
Нестеров Тимур Рифатович
Саидов Игорь Сергеевич