2025 елның 5-9 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласында XXI Казан «Алтын минбар» халыкара кинофестивале узачак.
Фестивальне гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр советы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты.
Кинофестиваль дирекциясе «Милли конкурс» номинациясендә катнашырга чакыра. Номинация 2017 елда, XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален үткәрү кысаларында гамәлгә куелган.
Милли конкурска Татарстан Республикасында булдырылган иң яхшы 10 фильм, Татарстан Республикасы турында яисә Татарстан Республикасы катнашында сайлап алына (копродукция). Номинация Фестиваль конкурс программасы статусына ия, җиңүчеләр статуэтка, дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:
- Иң яхшы милли фильм;
- Иң яхшы документаль милли фильм
Иң яхшы кыска метражлы милли фильм;
- Балалар өчен иң яхшы милли фильм.
Фестивальдә катнашуга гаризалар 2025 елның 1 июненә кадәр info@kazan-mfmk.com электрон почтасына, шулай ук рәсми сайтта: https://kazan-mfmk.com/application/