Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә М.Горький исемендәге Самара Академия драма театры гастрольләре

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

 9 һәм 10 декабрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә М.Горький исемендәге Самара Академия драма театры гастрольләре. Камал театры исә ул көннәрдә Яр Чаллы шәһәренә гастрольләргә җыена.

Ике көнлек әлеге гастроль кысаларында Самара драма театры ике спектакль тәкъдим итә: «Дон Жуан» һәм «Бер тавыктан алты төрле аш» («Шесть блюд из одной курицы»). 

9 декабрьдә 19 сәгатьтә – «Дон Жуан» трагикомедиясе. Жан Батист Мольер пьесасын заманчалаштырып куйган әлеге спектакль бөтен чорлар һәм халыкларга таныш хатын-кыз күңелләрен иләсләндерүче бөек затның илләр гизүе хакында. Итерпретация авторы һәм спектакльнең режиссеры – күп тапкырлар “Алтын маска” Россия театраль премиясе иясе - Александр Морфов (Болгария). Сәхнәгә куючы рәссам – «Алтын Софит» премиясе иясе, Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган рәссамы – Александр Орлов (Санкт-Петербург). Дон Жуан ролендә – яшь артист Денис Евневич. 

10 декабрьдә 19 сәгатьтә – Россия сценаристы һәм драматургы Ганна Слуцкиның «Бер тавыктан алты төрле аш» («Шесть блюд из одной курицы») комедиясе. Әлеге күңелле комедия әнисе аркасында шәхси тормышын кора алмаучы яшь, булдыклы эшмәкәр хакында. “Ананың улына карата булган чиксез мәхәббәте,  улына туры килердәй хатын сайлый алмаудан, “Кавыштыру агентлыгы” ачуына китереп җиткерә”, - дип, язылган спектакльнең аннотациясендә. Ана ролендә – Россиянең халык артисткасы Жанна Романенко. Спектакльнең режиссеры – М.Горький исемендәге Самара театрының баш режиссеры Валерий Гришко. Музыкаль бизәлеш –  Артур Мкртчан,   рәссам – Артем Агапов – икесе дә Санкт Петербургтан.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте, театрның матбугат хезмәте белән берлектә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International