«Кызыл армия хәрби башлыкларының шәхси әйберләре» күргәзмәсе Пушка ишегалды музеенда ачылды. Экспозициядә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Үзәк Кораллы көчләре музее һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы фондларыннан уникаль предметлар тәкъдим ителде.
Казанда беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы чорының мәшһүр хәрби эшлеклеләре И.С. Конев, Ф.И. Толбухин, В.И. Чуйков, Н.Ф. Ватутин, И.Д. Черняховский һәм башкаларның шәхси әйберләре, киемнәре һәм кораллары күрсәтелә.
Экспозиция сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чор плакатлары белән тулыландырылган.
Күргәзмә үз эшен 2025 елның 19 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе - 10:00-18:00, җомга - 11:00-20:00, шимбә-якшәмбе - 10:00-18:00
Адрес: «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, Пушка ишегалды музее