Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Татарстан халыклары ассамблеясе Советы утырышы булып узды. Ул, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин рәислегендә, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде.
Республиканың милли-мәдәни автономияләре, муниципалитетларда халыклар дуслыгы йортлары, иҗтимагый оешмалар һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында чаралар әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Утырыш эшендә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Данил Мостафин, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Халыклар ассамблеясе башкарма директоры Ренат Вәлиуллин катнашты.