Май аенда Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXXVIII Халыкара классик балет фестивале узачак

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

2025 елның 11 маеннан 31 маена кадәр М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXXVIII Халыкара классик балет фестивале узачак.

Фестиваль программасын СССРның халык артисты Владимир Васильевның куелышында һәм хореографиясендә «Аккош күле» балеты ачачак (11-12 май). Куелыш остазның 85 еллыгына гамәлгә ашырылды һәм 22 апрельдә Россиянең Зур театрының тарихи сәхнәсендә уңышлы күрсәтелде. Спектакльдә төп партияләрне Кристина Андреева-Захарова (Одетта-Одиллия), Вагнер Карвальо (Зигфрид), Илнур Гайфуллин (Ротбарт), Олег Ивенко һәм Алексей Помыткин (Бенно) башкарачак.

Фестиваль кысаларында шулай ук хореография сәнгатен үстерү мәсьәләләренә багышланган лекцияләр, иҗади очрашулар һәм түгәрәк өстәлне үз эченә алган белем бирү программасы да булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International