29 апрельдә 13:00 сәгатьтә Пушка ишегалды музеенда Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Үзәк музее һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы фондларыннан «Кызыл армия хәрби башлыкларының шәхси әйберләре» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә проекты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Күргәзмәгә «Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында килергә мөмкин.
Казанда беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы чорының танылган хәрби эшлеклеләре И.С. Конев, Ф.И. Толбухин, В.И. Чуйков, Н.Ф. Ватутин, И.Д. Черняховский һәм башкаларның шәхси әйберләре, киемнәре һәм кораллары күрсәтеләчәк.
Экспозиция сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чор плакатлары белән тулыландырылган.
Күргәзмә үз эшен 2025 елның 19 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе - 10:00-18:00, җомга - 11:00-20:00, шимбә-якшәмбе - 10:00-18:00
Адрес: «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, Пушечный двор музее