"Мәңгелек ут" Казан кинокомпаниясе Казан Суворов училищесы белән берлектә төшерелгән кыска метражлы сәнгать фильмы премьерасын анонслады. Проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, ә фильм сценарие 1942 елда язылган Александр Твардовскийның мәктәп заманнарыннан бөтен кешегә билгеле булган шигыре мотивлары буенча язылган. Шигырьдә оккупацияләнгән авылда танк сугышы тасвирлана, анда совет танкчыларына, дошман тылына имин юл күрсәтеп, җирле малай ярдәм иткән.
Картинаның премьерасы 5 майда 14:00 сәгатьтә ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең махсус чарасы - «Бөек Җиңү җырлары» кысаларында, Ватанны саклаучы елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан узачак.
Керү ирекле. Билетларны «Мир» кинотеатры сайтында броньларга була: https://kinoteatr-mir.ru/release/10056483?date=2025-05-05-05