26 апрель Татарстанның мәдәни тормышы календарендә аеруча мөһим дата булып тора: республикада Туган тел көне һәм Габдулла Тукай туу көне билгеләп үтелә.
Бу көнне С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда, ТР Дәүләт академия симфоник оркестры әлеге бәйрәмнәргә багышланган концерт үткәрәчәк. Программада татар классик музыкасының шигърият һәм Тукай әкиятләре белән илһамланган шедеврлары яңгыраячак. Оркестр һәм чакырылган солистлар башкаруында А.Ключарев, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов, Э.Бакиров, С.Сәйдәшев һәм Татарстанның башка күренекле композиторлары әсәрләре тәкъдим ителәчәк.
ТР ГАСО сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры - РФ һәм ТР халык артисты Александр Сладковский.
Концертны алып баручы һәм сценарий авторы - музыка белгече Людмила Вәлиева.
Дирижёр - ТРның атказанган артисткасы Алина Яконина.
Концерт 17:00 сәгатьтә башлана.