2025 елның 9 июненнән 22 июненә кадәр Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XVII Халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Россиянең милли республикаларыннан: Адыгей, Алтай, Кырым, Татарстан, Хакасия, Чечня, Чувашия һәм Якутиядән 15 театр коллективын җыячак.
«Нәүрүз» кысаларында XI Халыкара театр Олимпиадасының махсус программасы да узачак, аңа Бразилия, Греция, ЮАР, Төркия театрлары куелышы, шулай ук Россия театрлары спектакльләре керәчәк. Александр театры (Санкт-Петербург) Валерий Фокин куелышындагы "Литургия ZERO" спектаклен тәкъдим итәчәк, Камал театры Фәрит Бикчәнтәевның "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр " спектаклен күрсәтәчәк. М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының " Ваня абый" спектакль-коллаборациясен күрсәтәчәк.
Россия милли театрлары ассоциациясе тамашачылар игътибарына тәкъдим итәчәк.
Фестиваль спектакльләре шәһәрнең 8 мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк: Камал театрының яңа бинасының Зур, Көнчыгыш, Универсаль залы (Х.Такташ ур., 74), Камал театрының Зур, Кече залы (Татарстан ур., 1), Тинчурин театры, «Әкият» курчак театры һәм Кабан күле яр буе заллары.