Әлки Мәдәният йортында келәм чигү буенча укыту проекты старт алды

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның апрелендә Әлки районы Мәдәният йортында «Ефәк җеп» келәм чигү алымнарын өйрәтү» проекты старт алды. Әлеге проект «Иҗади киңлек «Мәхәллә» проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Әлки районында бабаларыбыздан килгән, кул хезмәтенә нигезләнгән, халык декоратив-гамәли сәнгатенең - келәм чигү үрнәге сакланып калган. Бу матур һәм гадәти булмаган чигү техникасы башкаруда шактый җиңел, әмма шул ук вакытта төрледән-төрле фактур эшләр башкарырга мөмкинлек бирә: келәмнәр, мендәрләр, картиналар, панно.
Әлеге техникага ия булган Хәмитова Сөембикә Зөфәр кызы “Әлки районы Мәдәният йорты” МБУ да костюмер фонды мөдире булып эшли. Ул бик рәхәтләнеп аның дәресләренә йөргән кызлар белән осталык серләре белән уртаклаша.

Проектның максаты - мәдәни ял итү мәйданчыгын үстерү, алар этномәдәни күптөрлелекне, халык сәнгатен, матди булмаган мәдәни мирасны һәм традицион гаилә-рухи кыйммәтләрне «Мәхәллә» иҗади киңлеге аша саклап калуга һәм популярлаштыруга ярдәм итә. 

Мондый чаралар үткәрү «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International