Казанда «Идел буе варислары» халык сәнгате фестиваль-конкурсының гала-концерты узды

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә «Идел буе варислары» гала-концерты узды.

Фестивальнең гала-концертында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр педагоглар һәм ата-аналар белән бергә катнашты.

Мондый чаралар үткәрү «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Фестивальнең мәртәбәле кунаклары Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская, Казан шәһәре башкортларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Тимур Йосыпов һәм башкалар булды.

Быел «Идел буе варислары» конкурсында 149 педагог, 192 тәрбияләнүче һәм 15 ата-ана катнашты. Гран-прига 261 нче балалар бакчасы ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International