23 апрельдә 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» галереясендә танылган татар шагыйре Ренат Харисның «Җиңү күргәзмәсе - 1975» поэмасын уку белән музыкаль-шигъри кичә була. Керү - ирекле.
Ренат Харис - шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык шагыйре.
Поэманың сюжеты шагыйрь Р. Харисның 1975 елда Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгына багышланган күргәзмәдә немец министры урынбасары белән очрашуы. Поэма 2011 елда "Җырлау төне" китабында бастырылган.
Чара «Җиңү өчен бар да!» күргәзмәсендә узачак, анда Казан театр училищесы студентлары катнашачак.