Бүген бөтен дөньяда яһүд халкы өчен әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе - Пейсах билгеләп үтелә!
Меңнәрчә еллар дәвамында безнең ата-бабаларыбыз яһүд халкы белән актив хезмәттәшлек иткән, бер-берсенә терәп яшәгәннәр. Бүген Татарстанда 175 төрле халык һәм халык вәкиле яши, 269 милли-мәдәни автономия эшли.
Безнең көчебез шунда - һәр халыкның тынычлыгында һәм мәдәниятендә. Март ахырында без Ураза гаетен билгеләп үттек, бүген - Пейсах, ә 20 апрельдә - Светлое Христово Воскресение. Һәм бу вакыйгаларны бергә бәйрәм итүебез, бер-беребезгә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтеп, динебезгә, социаль статусыбызга, җенесебезгә һәм матди хәлебезгә карамастан, бер-беребезгә игътибарлы булуыбыз безне әйтеп бетергесез шатландыра.
Бу көннәрдә туганнарга һәм якыннарга игътибарлы булу, аралашудан ләззәт алу, бер-береңә мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бирү аеруча мөһим.
Чын күңелемнән Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм һәм бәхет телим. Йортыгызда шатлык һәм гармония хөкем сөрсен!
Иң яхшы теләкләр белән, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.