Казанда флейта-пикколоның II фестивале узачак

2025 елның 11 апреле, җомга

26 апрельдән 16 июньгә кадәр Казанда флейта-пикколо II фестивале узачак. Проектның инициаторы һәм сәнгать җитәкчесе - М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры оркестры солисты, Россиянең Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Динә Лушникова. Фестиваль программасында - яшь һәм өлкән яшьтәге флейт сәнгатен яратучылар өчен концертлар, Мәскәү флейт үзәгенең инструментлар күргәзмәсе.

Флейта-пикколо - иң кечкенә, ләкин иң яңгыравыклы музыкаль инструмент.
26 апрельдә, фестивальнең беренче көнендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында берьюлы ике концерт була.

27 апрель көнне ТР Милли китапханәсендә Елена Поплянова - композитор, флейтлар өчен әсәрләр авторы белән иҗади очрашу узачак.

Фестиваль 16 июньдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында күңелле концерт белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International