2025 елның 15 апреленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәре» программасында катнашуга гаризалар кабул итү башлана, ул мәдәният хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларын тулыландыру максатларында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан 50 меңгә кадәр кеше яши торган поселокларга, яки шәһәр тибындагы поселокларга эшкә килгән (күченгән) мәдәният хезмәткәрләренә бер тапкыр компенсация түләүләрен күз алдында тота.
Мәдәният оешмаларында эшләүчеләрнең вакантлы вазыйфалары исемлеге 2025 елга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 27.02.2025 номерлы боерыгы белән расланды.
Конкурста катнашу өчен гаризалар югарыда күрсәтелгән вакытта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы белән расланган документлар рәвешләре нигезендә minkulttatarstan@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә.