«Телсез күке» фильмы Татарстан Республикасында киң прокатка чыга

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

10 апрельдән Татарстан Республикасында киң прокатка Татарстан Республикасы Халык язучысы Зөлфәт Хәким пьесасы буенча 2024 елда төшерелгән «МИГ ПРОДАКШН» кинокомпаниясе «Телсез күке» фильмы чыга.

Бу сугыш вакытында мәхәббәт, хыянәт һәм туганлык турындагы тарих, 1939-1940 еллар совет-фин сугышы вакыйгалары фонында уза. Рольләрне Кәриев исемендәге театр актерлары - Илсаф Нәҗипов һәм Эльдар Гатауллин башкарды. Кинодебют булып җырчы Сәидә Мөхәммәтҗановага да роль бирелде.

Кинолента XX Казан халыкара «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивалендә Милли конкурста катнашты һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Киносәнгатьтә гуманизм өчен» махсус призын алды.

Казанда фильмны «Мир» кинотеатрында (Достоевский ур., 30 йорт) карарга була.

Фильмны бөтен Россия буенча дистрибьюторлар аша тәкъдим итү планнарында. Инглиз, төрек һәм гарәп телләренә тәрҗемә ясалгач, чит ил күрсәтү дә планлаштырылган. Фильмны Финляндия татарларына, шулай ук фильмның режиссеры Рәүф Кубаевның ватаны Ташкентта күрсәтергә ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International