«Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, шулай ук милләтара мөнәсәбәтләрне һәм Россия халыкларының этномәдәни үсешен гармонизацияләүгә ярдәм итү максатыннан, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык 2025 елның 12 июненнән 12 октябренә кадәр «Рус цивилизациясе» IX Халыкара фотоконкурсын үткәрә.
2024 елда фотоконкурста катнашу өчен 18 786 фотоэш җибәрелгән.
Фотоконкурста профессиональ фотографлар да, 18 яшьтән яратучылар да катнаша ала.
Фотоконкурс нәтиҗәләре буенча, составына Россиядә һәм дөньяда танылган профессионал премияләр номинантлары һәм лауреатлары кергән жюри, атказанган мәдәният эшлеклеләре, рәссамнар, фотожурналистлар иң яхшы эшләрне ачыклаячак.
Җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәү шәһәренең популяр мәйданчыкларының берсендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан булачак.
Тулырак мәгълүмат Фотоконкурсның рәсми сайтында урнаштырылган www.rucivilization.ru.