29 апрельдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музей бинасында Татарстан Республикасының Халык сәнгать һөнәрләре буенча сәнгать-эксперт советының быелгы беренче утырышы узачак.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр хәл ителер:
1. Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм осталары эшләнмәләрен югары сәнгать җитештерүчәнлеге эшләнмәләренә кертү максатыннан экспертиза ясау.
2. Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре оешмалары реестрына кертү турындагы мәсьәләне карау.
Хөрмәтле осталар! Әгәр сез Татарстан Республикасының Халык сәнгать һөнәрләре буенча сәнгать-эксперт советы утырышында катнашырга телисез икән, мәгълүматны 23 апрельгә кадәр түбәндәге электрон почта аша хәбәр итүегезне сорыйбыз: nhp-dpi@yandex.ru Катнашу өчен кимендә 10 әйбер бирергә кирәк.
Утырыш Казан шәһәре, Г.Тукай ур., 74 адресы буенча узачак.