“Каравон” бәйрәме ярминкәсендә катнашу өчен халык сәнгать һөнәрләре осталарын теркәү ачылды

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

2025 елның 24 маенда Татарстан Республикасының Лаеш районы Никольское авылында рус мәдәнияте «Каравон» фестивале узачак. Көн дәвамында кунаклар мастер-классларда катнаша, рус традицион кухнясын авыз итә, осталар ярминкәсендә була, җырлар җырлый һәм чын "Каравон" әйлән-бәйлән әйләнешенә эләгә алачак.

Татарстан Республикасының танылган мәдәни брендына әверелгән бәйрәм рус халкының традицион мәдәниятенең күптөрлелеген һәм рухи матурлыгын, буыннарның кыйммәт традицияләрен дәвам итүне ачуга юнәлдерелгән.

Бәйрәм кысаларында халык сәнгать һөнәрләре осталары эшләнмәләре ярминкәсе дә булачак. Ярминкәгә 19 майга кадәр сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Урыннар саны чикләнгән, чараны оештыручылар катнашучыларны теркәлгән кешеләр арасыннан сайлап алу хокукын үз артыннан калдыра. Өстенлекнең әлеге бәйрәм өчен традицион булган халык кул эшләре осталары булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International