Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстан Республикасы мәдәният волонтерларының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм Татарстан Республикасының «Мәдәният волонтерлары» мәдәният өлкәсендә Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге активистларын бүләкләделәр. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын мәдәният волонтерларына Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.
2024 елда «Мәдәният волонтерлары» программасы «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, 2025 елдан программа «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Мәдәният волонтерлары белән эшләүдә республиканың түбәндәге муниципаль районнары аеруча зур активлык күрсәтте: Аксубай районы, Азнакай районы, Биектау районы, Ютазы районы, Теләче районы һәм Сарман районы.