Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Алтын алка» спектакле премьерасы булды

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Нәфыйкъ Яһудинның «Атлы казаклар» романына нигезләнгән «Алтын алка» спектакле премьерасы булды. Пьеса авторы – Айгөл Әхмәтгалиева, ә куючы-режиссер – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

Татар казаклары дигән сүзтезмә кайберәүләргә гаҗәп тә тоелыр, чөнки бу тема бик аз яктыртыла. Спектакльдә вакыйгалар Оренбург татар казаклары тормышын чагылдыра. Император указы белән, бу төбәктәге татарларның күбесе казак гаскәрләренә кертелгән була.

Тарихи вакыйгалар янәшәсендә Миңлебай белән Мәрьямнең төрле киртәләр аша сыналган саф мәхәббәте күрсәтелә.

Спектакль үзенең масштаблы булуы белән сокландыра: 23 актер, матур костюмнар, җыр-биюләр онытылмаслык атмосфера тудыра. Татарстан Республикасының халык артисты Равил Галиевның да катнашуы тамашачыларның игътибарын җәлеп итә.

Сюжетта юмор һәм драма сюжетта үрелеп бара, тамашачыларны көлдерә дә, елата да. Актерлар үзләренең уены белән шушы чор рухын оста итеп чагылдырдылар, тамаша һәркемнең йөрәгенә хуш килгәндер дип ышанып калабыз.

«Алтын алка» - бу гади спектакль генә түгел, ә тарихка үзенчәлекле бер сәяхәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International