Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү турында доклад белән чыгыш ясады

2025 елның 28 марты, җомга

Бүген Дәүләт Советының сигезенче утырышында Хөкүмәт сәгате кысаларында Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Әлеге мәсьәлә буенча мәдәният министры Ирада Әюпова доклад ясады. Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, 2023 елда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү турында Татарстан Республикасы Указы басылып чыкты, республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислек иткән оештыру комитеты расланды. План үз эченә төп юбилей һәм тантаналы чараларны, күргәзмә, фәнни, мәгълүмати һәм нәшрият проектларын, конференцияләрне һәм конкурсларны, китап-каталь һәм сувенир продукциясен бастыруны, фильмнар, теле- һәм радиотапшырулар, репортажларны булдыруны ала.

Каюм Насыйриның туган көнендә «Мәдәният» федераль телеканалында татар мәгърифәтчесе тормышының тарихын сөйләүче «Берләшкән дөнья» документаль фильмы күрсәтелде. Шулай ук быел Каюм Насыйри әкиятләре мотивлары буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә иҗат ителгән «Байдек» тулы метражлы музыкаль фильмы чыгарга әзерләнә.

Юбилейга Яшел Үзән районының Олы Ачасыры авылында Каюм Насыйри исемендәге архитектур-этнографик комплекс реставрацияләнгән - мәгърифәтче туган һәм яшәгән йорт. "Казанда Париж Коммунасы урамында урнашкан мәдәни мирас объекты булган Каюм Насыйри музее бинасын ремонтлау һәм реставрацияләү эшләре планлаштырыла", - дип билгеләде Ирада Әюпова.

Моннан тыш, мәдәният министры билгеләп үткәнчә, Казанда Татарстан урамы, 7нче йорт буенча Каюм Насыйри һәйкәле кую планлаштырыла. Һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына конкурс якын арада игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International