Бүген Казанда Казан ипподромы территориясендә төрки һәм Иран халыкларында Яңа ел һәм язгы көн белән тигезләшкән «Нәүрүз» бәйрәме узды. Быел «Нәүрүз» республика бәйрәмендә 9 меңнән артык кунак булды.
Мондый чаралар үткәрү «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли мәйданчыкларында кунакларны хуш исле пылау һәм башка милли ризыклар белән сыйладылар.
Этномаркет кунакларны Татарстан халыклары мәдәниятен чагылдыручы төрле продукция белән шатландырды - 50дән артык катнашучы халык-гамәли иҗат товарларын, көнкүреш предметларын, милли ризыкларны тәкъдим итте.
Мәйданчыкларның берсендә балалар өчен мастер-класс оештырылды, анда курчаклар ясарга, сувенирлар буярга һәм төрле эшләнмәләр ясарга мөмкин иде.
Бәйрәм «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе белән тәмамланды. Төп чибәр Нәүрүз титулы өчен ун милләт вәкиле ярышты. Шулай ук мәйданчыкта «Нәүрүз батырлары» исеме өчен дә көрәштеләр.
“Нәүрүз” республика бәйрәмен оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары дуслыгы йорты, Татарстан халыклары ассамблеясе.