27 марттан 2 апрельгә кадәр Республика яшүсмерләр китапханәсендә “Китап һәм яшьләр: каршы хәрәкәт” дигән яшьләр китабы атналыгы узачак. Яшьләр китабы атналыгы кысаларында китапханә буенча экскурсияләр, картиналар күргәзмәсе, мавыктыргыч мастер-класслар, әңгәмәләр, китаплар, әдәби квестлар, китапханәдә уен-көлке оештырылачак.
Чаралар программасы:
27 март көнне 14:00 сәгатьтә китапханәдә (мафия, өстәл уеннары һ.б.).
29 март:
- 14:00 дә китап клубы, укылган китап турында фикер алышу;
- 12:00 дә рәсем ясау буенча мастер-класс.
30 март:
- 12:00 дә рәсем ясау буенча мастер-класс;
-14:00 дә "Китаплар урлаучы кыз" фильмын карау һәм тикшерү.
1 апрель көнне 13:00 сәгатьтә "Китапханәнең серле лабиринтларында" әдәби квесты.
2 апрель 14:00 сәгатьтә "Танылган кешеләрнең яраткан китаплары" әңгәмәсе.
Шулай ук барлык көннәр 10:00 дән 20:00 гә кадәр сезне көтә:
рәссам Олеся Сержантованың «Гади һәм искиткеч тарихлар» картиналары күргәзмәсе;
рәссам Михаил Краевның «Рәссам китабы» авторлык эшләре экспозицияләре күргәзмәсе;
- китапханә буенча экскурсияләр;
- китап таркалу.