Еллык театр конкурсын һәм «Тантана» Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы премиясен бүләкләү тантанасына массакүләм мәгълүмат чаралары аккредитациясе ачылды

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

2025 елның 27 мартында, Халыкара театр көнендә, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында (Һади Такташ ур., 74) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен уздырыла торган “Тантана” театр конкурсын һәм премиясен бүләкләү тантанасы узачак, анда җиңүчеләр игълан ителәчәк. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

Сезне чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз!

Игътибар! Аккредитация std.tatar@yandex.ru электрон адресы буенча 2025 елның 18:00 24 мартына кадәр гамәлгә ашырыла. Урыннар саны чикләнгән.

Номинантлар исемлеге белән сез «Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге» - «Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Региональ бүлекчәсе сайтында түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз: https://stdtatar.ru/2025/03/opredeleny-nominanty-teatralnoj-premii-tantana-triumf-2025/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International