Мамадыш районында «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы – Тарихта без эзлебез» нәсел фестивале зона этабы узды. Республиканың 9 районыннан нәсел династияләре бик бай шәҗәрә, тирән тарихны, традицияләрне һәм мәдәни мирасны тәкъдим иттеләр. Конкурс жюри составында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты режиссеры Светлана Измайлова эшләде.
Мондый чаралар үткәрү «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Фестиваль җиңүчеләре
1 урын - Никитиннар гаиләсе (Мамадыш районы)
Бу гаилә удмурт традицияләрен саклап калу белән данлыклы.
2 урын – Әскәровлар гаиләсе (Теләче районы)
Бу 21 укытучы булган бер педагоглар нәселе!
3 урын – Мөхәммәтҗановлар гаиләсе (Саба районы)
Фестивальне оештыручы: Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты.