Татарстанда Башкортостан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры гастрольләре узачак

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

7 һәм 8 апрель көннәрендә Казанда һәм Чаллыда Башкортостан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры гастрольләре Татарстан һәм Башкортстанның күрше ике төбәгенең иҗади дуслыгы юбилеена таба узачак.

Быел Башкортстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры Татарстанда «Оркестровая феерия» дип исемләнгән концерт тәкъдим итәчәк. Тыңлаучыларны Иоганн Штраусның музыкасы һәм Петр Ильич Чайковский әсәрләренең купшылыгы белән тулган зиннәтле концерт көтә, аңа 2025 елда 185 яшь тула.

Халыкны онытылмаслык музыкаль бәйрәм көтә: матурлык, музыка һәм иҗат дуслыгы традицияләре дәвам итә!

Концертлар 7 апрельдә 18:30 сәгатьтә Казанда С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда һәм 8 апрельдә Яр Чаллыдагы Органь залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International