«Тантана» Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Еллык театр премиясенең сайлап алу этабы тәмамланды

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен уздырыла торган “Тантана” театр премиясенең сайлап алу этабы тәмамланды. 2025 елда Премиянең оештыру комитетына 14 дәүләт, 3 муниципаль һәм 4 шәхси профессиональ театрдан, шулай ук "Җиңел канатлар" Әлмәт урам театрыннан, "Пантера" Камера балетыннан һәм Казан дәүләт филармониясеннән 73 гариза килгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен уздырыла торган “Тантана” театр премиясе профессиональ премия булып тора һәм театр сәнгате өлкәсендә 2011 елдан бирле күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә. Премия Татарстан Республикасында театр сәнгатенә дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында гамәлгә куела.

2022 елга кадәр Премия Казанда узды, 2022 елда бүләкләү Яр Чаллыда, 2023 елда Әлмәттә, 2024 елда Буада узды, ә 2025 елда Г.Камал исемендәге ТДАТ Яңа бинасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International