«Идел-йорт» фестивале кысаларында иҗат лабораторияләре старт алды

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

5 марттан 28 апрельгә кадәр республикабызның дәүләт театрлары базасында театр сәнгатенең мөһим аспектларына багышланган «Идел-йорт» фестивале кысаларында иҗат лабораторияләре уза: «Актер, грим, пластика режиссерлыгы». Әлеге лабораторияләр театр белән төрле формаларда шөгыльләнүчеләргә методик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән һәм милли театр традицияләренең дәвамчанлыгын саклап калуга ярдәм итә.

Мондый чаралар үткәрү «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Быел иҗади лабораторияләрдә Татарстанның барлык районнарыннан һәвәскәр театр коллективлары вәкилләре катнаша. 10 лаборатория профессиональ театрлар базаларында үткәреләчәк, анда катнашучылар мастер-класслар уздырачак, танылган режиссерлар, халык артистлары белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International