Әдәби десант Татарстан башкаласында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бөтенроссия акциясе кысаларында чәчеләчәк.
17 март көнне “Китап поезды 2025” бөтенроссия акциясе кысаларында Казанга танылган язучылар, нәширләр һәм җәмәгать эшлеклеләре киләчәк. Алар арасында - Олег Рой, Сергей Лукьяненко, Сергей Переслегин, Илья Бояшов, Анна һәм Сергей Литвиновлар, Ася Лавринович, Люцид Аквила, Катя Матюшкина һәм башкалар.
«Китап поезды 2025» - Россия китап берлеге һәм «Россия тимер юллары» ААҖ ярдәме белән «Россия китап маяклары» фестиваль хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган уникаль федераль коммуникация проекты. Акция икенче тапкыр уздырыла һәм быел ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Икенче китап поезды маршруты - халыкара.
Казанда “Китап маяклары” фестиваль программасы кысаларында 10 мәйданчыкта 30га якын чара узачак, алар арасында - Милли китапханә, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы, КФУ, “Адымнар” полилингваль комплексы һәм ТР Язучылар берлеге бинасы.