Биектау районында “Мәдәни десант” кысаларында быел беренче семинар узды

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Февраль ахырында Биектау районының Ямаширмә мәдәният йортында Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче, Арча муниципаль районнары мәдәният хезмәткәрләре өчен “Мәдәни десант” кысаларында методик семинар узды.

Мондый чаралар үткәрү «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Быел "Мәдәни десант" яңа форматта уза. Семинарда катнашучылар спикерларның чыгышларын тыңлап кына калмый, кабул итүче якның алдынгы практикалары һәм иң яхшы мәдәният учреждениеләре белән дә таныша.
Семинарның күңелле тәмамлануы белгечләрне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы һәм «Таткультресурсцентр» ДБУнең рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды.

Чарада 90 артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International