2025 елның 6 мартында “Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры” ДБУендә “Театраль Идел буе” балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезон региональ этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Шул ук көнне фестивальнең төбәк этабында җиңүчеләр “Муса. Моабит", Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
«Театраль Идел буе» фестивале узган юбилей сезонында 20 меңнән артык катнашучыны һәм 200 мең тамашачыны берләштергән округның иң масштаблы театр проекты булып тора. Биш ел эчендә проектта катнашучыларны колачлау өч тапкырга арткан. Фестиваль үткәрү «Гаилә кыйммәтләре һәм инфраструктуралары» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә