«Гаҗәеп тарих»: 1945 елның 9 маенда сәяхәт

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Казан циркы яңа программаны - 1945 елның 9 маенда онытылмаслык бәйрәм атмосферасы тудырган «Гаҗәеп тарих» цирк новелласын тәкъдим итте.

1945 елның 9 маенда Казанда гастрольләрдә йөргән атаклы Юрий Дуровның циркы тулы составта урамга чыкты - матур костюмнарда, оркестрда, өйрәтелгән хайваннар белән, һәм шәһәр үзәге буйлап парад маршы белән узды. Бу барлык циркчылар исеменнән Җиңү белән чын күңелдән котлау иде.

«Гаҗәеп тарих» сюжеты нигезендә - Казанда яшәүче кечкенә кызның тәэсирләре. Тамашачылар ул бәйрәм көнен аның күзләре белән күрәчәк һәм ул вакытта бөтен илне - чиксез шатлык, бәхет һәм берләшү хисләрен тоя алачак. 1945 елның җиңүле май атмосферасына чуму өчен цирк фойесында шул вакыттагы фотосурәтләр һәм гәзитә кисемнәре булган кечерәк кенә документаль күргәзмә оештырылган.

Бу цирк новелласын РФ атказанган артисты, режиссер Андрей Шарнин һәм хореограф Антон һәм Лия Гисметулловлар куйды.
Казан циркындагы «Гаҗәеп тарих» цикллы новелласы - 22 февральдән 2025 елның 27 апреленә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International