Татарстан Республикасыннан 124 гариза «Театраль Идел буе» фестивале кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсында җиңүгә дәгъва кыла

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Идел буе федераль округы төбәкләрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезонындагы афишалар һәм плакатлар конкурсының заявка кампаниясе тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, фестиваль РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уза.

2024-2025 еллар сезонында конкурсның Оештыру комитетына Татарстан Республикасының шәһәр һәм муниципаль районнарында яшәүчеләрдән 124 гариза кергән. Үз эшләрен балалар да (6 яшьтән 17 яшькә кадәр), яшьләр дә (18 яшьтән 30 яшькә кадәр) тәкъдим итте.

Фестивальдә Татарстан Республикасын «ЭОС» студентлар театрының «Квадратура круга» спектакле һәм Авыл эте Акбай» спектакле тәкъдим итәчәк.

Фестиваль һәм конкурс лауреатлары исемнәре Бөтендөнья театр көнендә игълан ителәчәк, 27 март көнне Ижауда Идел буе федераль округының барлык төбәкләрен тоташтырып онлайн-трансляция барышында.

Фестиваль үткәрү «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International